Логотип «Мәйдан» журналы

Чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәрен WorldSkills авылында күтәрделәр

Кичә, 20 августта, WorldSkills авылында әләмнәр аллеясы ачылды: һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында катнашучы илләрнең флаглары күтәрелде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...

Кичә, 20 августта, WorldSkills авылында әләмнәр аллеясы ачылды: һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында катнашучы илләрнең флаглары күтәрелде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашты.
Чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәрен WorldSkills авылында күтәрделәр
"1300 конкурсант өчен бу мәйданчык алдагы берничә көнгә йортка әйләнә. Йорт ул - дуслык, уңайлылык урыны, безнең гаилә урыны. Бүген зур WorldSkills гаиләсе Казанда җыелды. Безне уртак кыйммәтләр  берләштерә. Казан ул - христианнар һәм мөселманнар бергә яши торган урын. Шәһәрдә шулай ук яһүдиләр берләшмәсе дә бар, Казанда 100 дән артык милләт яши", - диде Бартли чыгышында.

Бүген WorldSkills авылында чемпионатта катнашучы 63 ил делегациясен сурәтләгән 63 төп туя агачы да утыртылды. "Без биредә гаилә рухын булдыру өчен барысын да эшләячәкбез. Һәркем медаль белән генә түгел, аңлашу, дуслык, бердәмлек рухын тоеп кайтып китәчәк. Без утыртачак агачлар дуслык символы булып, истәлек булып калачак", - диде WorldSkills International президенты.
Ул 2017 елның октябрендә Россиянең WorldSkills әләмен Абу Дабида кабул итеп алганын искәртте. Узган елда исә эстафета Россия төбәкләрендә булды. "Бу WorldSkills2019 ның мөһим яңалыгы", - диде Бартли. Гомумән алганда, әләм чемпионат узган 21 илне йөреп чыккан.

"Бу эстафета үткәнне, бүгенгене, киләчәкне символлаштыра. Без берничә ел элек моны күз алдына да китерә алмый идек. Безгә әле зур юл үтәсе. Россиядә чемпионат беренче тапкыр уза. 2021 елда Шанхайда узачак. Чемпионатта катнашучы барлык илләр дә бу вакыйганы үзендә кабул итә алыр, бәлки", - диде Саймон Бартли.
WorldSkills Russia "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов чемпионатны оештыруда зур ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды. "Чемпионатның рәсми шигаре "Киләчәк синең кулыңда" булса да, минем төрле милләт вәкилләренә "Без булдырабыз бүген" дип телисе килә", - дип мөрәҗәгать итте.
Бүген, шулай ук, журналистлар өчен WorldSkills авылы буйлап пресс-тур да оештырылды. Авылның "йөрәге" - лаунж зона. Мәдәният департаменты җитәкчесе Роман Османов катнашучыларың ярышлардан тыш буш вакыты шушында узачагын әйтте.
"Биредә алар күңел ача, яңа күнекмәләргә өйрәнә алачак. Төрле спорт уеннары, сәхнәдә кичке концерт программасы, мастер-класслар, фотозона, өстәл уеннар уздыру урыннары каралган. Пазллардан дөнья картасын төзидә алачаклар. Китапханә дә эшләячәк", - диде Османов.
Торак комплексның гомуми территориясе 53 гектар тәшкил итә, шуның 14 гектары "яшел зона". Ярышларда катнашучылар биредә инфраструктураны бәяли алачак. Монда супермаркет, сувенир кибете, почта, ателье, спорт мәйданчыклары, берничә кафе бар.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191912/

Комментарийлар