Логотип «Мәйдан» журналы

Чечняда аракы сатучы бөтен кибетләр ябылган

Чечняда спиртлы эчемлекләр сатучы барлык сәүдә урыннары ябылган, бу хәл җиде кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәтеннән соң булган. Бу хакта республика парламенты рәисе, юл-транспорт һәлакәтләрен...

Чечняда спиртлы эчемлекләр сатучы барлык сәүдә урыннары ябылган, бу хәл җиде кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәтеннән соң булган.
3589044020
Бу хакта республика парламенты рәисе, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча оператив штаб җитәкчесе Мөхәммәт Даутов әйтте, дип хәбәр итә РИА “Новости”.
“Кавказ” трассасында булган авариядән соң алкоголь сатучы эшмәкәрләр үз теләкләре белән бу эшләреннән баш тартты”, - дигән Даутов Чечня башлыгы Рамзан Кадыров янында узган киңәшмәдә. Анда сүз төбәкләрдәге юлларның иминлеген кайгырту турында барган.
Чечня парламенты җитәкчесе сүзләренчә, республикада спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче 20ләп кибет булган. “Хәзер республикада алкоголь сатучы бер кибет тә калмады”, - дип искәртә ул.
Рамзан Кадыров үз чиратында әгәр кеше исерек килеш яки наркотик кулланып руль артына утыра икән, моның өчен катгый җавап тотарга тиешлеген әйткән.
“Кавказ” федераль трассасында ноябрь азагында булган юл-транспорт һәлакәтендә “Ford” машинасы рулендәге исерек кеше каршы як полосага чыгып "Lada Priora"га бәрелә. Нәтиҗәдә, авариядә җиде кеше үлә, шул исәптән ике бала.

Комментарийлар