Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчкә үстерергә яратасызмы?

Аларны мартта ук чәчсәгез, җәй башында бакчагыз гөрләп торыр.Мартта кояш яктырак карый башлау белән “Быел бакчада нинди чәчкәләр үстерергә икән?”, — дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук...

Аларны мартта ук чәчсәгез, җәй башында бакчагыз гөрләп торыр.

chechekler
Мартта кояш яктырак карый башлау белән “Быел бакчада нинди чәчкәләр үстерергә икән?”, — дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчкәгә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк. Мартта гацания, остеоспермум, эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, гвоздика, брахикома, арыслан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния утыртырга була.
Мартта чәчкә орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 2-8, 10-14, 26-31.
Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчкәләрне утырту өчен 10-14 , 26-31 март иң яхшы көннәр санала.
 
«Кызыл таң» сайтыннан

 

Комментарийлар