Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының җәмәгать киңлекләрендә бушлай Wi-Fi эшли башлады

Чаллыда бушлай Wi-Fi эшли башлады, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.Бүгенге көндә ул шәһәрнең 11 ноктасында бар: шуларның өчесе - Энтузиастлар, дүртесе - Боровецк бульварларында, икесе - Ф.Табеев исе...

Чаллыда бушлай Wi-Fi эшли башлады, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә ул шәһәрнең 11 ноктасында бар: шуларның өчесе - Энтузиастлар, дүртесе - Боровецк бульварларында, икесе - Ф.Табеев исемендәге яр буенда һәм тагын икесе - «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда. Wi-Fi хезмәте зонасының уртача радиусы 1000 метр, үткәрү көче 50 Мбит/секундка кадәр. Әлеге хезмәт шәһәрдә барлык кешеләр өчен дә бушлай Wi-Fi дан файдалану проектын гамәлгә ашыру максатыннан башкарыла.
Бушлай интернеттан файдалану өчен Бердәм идентификацияләү һәм авторизацияләү системасы порталында (ЕСИА) теркәлү кирәк. Моның өчен «DOM.RU Wi-Fi» га тоташу зарур. Аннан соң «Дәүләт хезмәте аша керү» пунктын сайлап, логин һәм пароль җыеп керергә мөмкин. Һәр кулланучы өчен интернет тизлеге 5 Мбит/секундтан да ким түгел.

Комментарийлар