Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда хуҗасыз бакчаларны яшь гаиләләргә таратырга ниятлиләр

Чаллының һәм Тукай районының коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре хуҗасыз бакча участокларын яшь гаиләләргә бирергә дигән тәкъдим белән чыкты.Бу ташландык бакчалар мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәчә...

Чаллының һәм Тукай районының коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре хуҗасыз бакча участокларын яшь гаиләләргә бирергә дигән тәкъдим белән чыкты.
Бу ташландык бакчалар мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәчәк, дип уйлый әлеге ширкәтләрнең ассоциациясе.
"Хәзер без Тукай районы хакимияте белән әлеге идеяне тормышка ашыру һәм яшь гаиләләрне бакчачылык белән шөгыльләнүгә тарту өстендә эшлибез. Бер сүзсез, җир аларга бушка биреләчәк. Алга таба алар да бакчачылык ширкәтенең тигез хокуклы әгъзаларына әйләнә - взнос түли, иҗтимагый территория өчен җавап бирә һәм башкалар. Оешмада бакчачылар күбрәк булган саен, бер кешегә чыккан чыгымнар күләме дә азрак булачак. Чөнки буш торган урыннар өчен дә бакчачылар түли", - дип аңлатты ассоциациянең рәисе Дмитрий Волков.
Нәтиҗәләргә ирешү өчен, бакчачылык шикрәтләре рәисләренә шәһәр оешмалары һәм профсоюзлар белән эш башларга, конкурс нигезендә яңа бакчачыларны җәлеп итәргә тәкъдим ителде.
 
"Ә инде бакчалар урнашкан бистә кешеләрне җәлеп итәрлек булсын өчен, андагы яшәү шартларын да яхшыртырга кирәк - чисталык һәм тәртип сакларга, юлларны карап торырга, эчке программаларны тормышка ашырырга", - дип саный Дмитрий Волков.
 
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru

Комментарийлар