Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда христиан һәм мөселманнар арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды

Чаллы шәһәрендә христиан һәм мөселманнар арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды. Футбол уены «КАМАЗ» стадионында үтеп, тигез исәп белән төгәлләнде. Матч ахырында командалар бер-берсен күңелле уен...

Чаллы шәһәрендә христиан һәм мөселманнар арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды. 
ti08xq5c_ww_595
Футбол уены «КАМАЗ» стадионында үтеп, тигез исәп белән төгәлләнде. Матч ахырында командалар бер-берсен күңелле уенда катнашулары белән котлады. Футбол матчын оештыруда конфессия вәкилләренә Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Россиянең атказанган тренеры Валерий Четверик булышкан.
«Әлеге матч христиан һәм мөселман яшьләре арасындагы дуслыкны ныгытуда ярдәм итәр, – дип билгеләп үтте уенда катнашкан диакон Виталий Семенов. – Һава торышы җайсыз булуга карамастан, әлеге уенны оештыра алганыбыз өчен бик шат. Бу яшьләргә сәламәт тормыш рәвеше алып баруга һәм тормыш кыйммәтләрен аңлауга бер этәргеч булсын иде. Шушындый турнирлар һәм очрашулар бездә ешрак үтсен һәм катнашучылар саны артсын иде».
fbd3v_daxjy_595

Комментарийлар