Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Татар яшьләре форумында йөзгә якын студент катнашкан

25-26 ноябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды. Анда Чаллы шәһәреннән югары һәм профессиональ уку йортларыннан йөзгә якын студент катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгре...


25-26 ноябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды. Анда Чаллы шәһәреннән югары һәм профессиональ уку йортларыннан йөзгә якын студент катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.


077-1

Форумны Чаллы хакимиятенең яшьләр идарәсе, «Нур» яшьләр үзәгендә «Мизгел» милли-мәдәни клубы оештырган.


Форум яшьләрдә татар теленә карата мәхәббәтне уяту, милли үзаңны формалаштыру, татар телен, мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылган.


Кунак һәм проектлар эксперты буларак Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова чакырылган иде.


Нәтиҗәдә яшьләр ике көн дәвамында төркемнәргә бүленеп эшләгәндә 7 проект ясаган: Алар — «Татарча Life», квест-уен «Татар теле», «Tat print», квест-уен «Татар яшьләре җыелган җирдә», «Tatar city», «ЖырлаОке, «Тәмле тамак».

 
Фото: tatar-congress.org

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар