Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар

Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистларга хәбәр итте.Чаллыда Татарстан Респ...

Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистларга хәбәр итте.
Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар
Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән күптелле белем бирү комплексы төзелә. Шәһәрдә андый мәктәпне 2022 елда төзиячәкләр.
«Бездә күптелле белем бирү системасы 34нче номерлы балалар бакчасында бар инде. Шундый ук система буенча 106нчы мәктәпкәчә учреждениедә балалар белем алачак. Тагын без яңа төзелгән 122нче номерлы балалар бакчасын полилингваль ясарга планлаштырабыз. Анда берничә педагог эшкә кабул ителгән, алар балаларны өч телдә укытачак», — дип хәбәр итте Рамил Хәлимов.
Моннан тыш, полилингваль типтагы өстәмә белем бирү учреждениесе «Саулык» сәламәтләндерү комплексында ачылачак. Үзәк структурасына химия һәм биология, физика һәм астрономия, 3Д-модельләштерү лабораторияләре булган уку корпусы, шулай ук әдәбият, экология, театр, журналистика, психология, дизайн буенча остаханәләр кертелгән. Китапханәнең җиһазланышына аерым игътибар биреләчәк
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191935/

Комментарийлар