Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырачаклармы?

Чаллыда пассажирлар ташучы оешма вәкилләре җәмәгать транспортында йөрү бәясен Яңа елга кадәр күтәрмәскә вәгъдә итә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.«Бу мәсьәләне без Яңа елдан соң гына күт...

Чаллыда пассажирлар ташучы оешма вәкилләре җәмәгать транспортында йөрү бәясен Яңа елга кадәр күтәрмәскә вәгъдә итә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
«Бу мәсьәләне без Яңа елдан соң гына күтәрәчәкбез», - дигән «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин.
Аның сүзләренчә, бу озакка сузыла торган процесс, моның өчен документлар пакеты әзерләргә, икътисади яктан нигезләргә кирәк.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр җәмәгать транспортында йөрү бәясен 33 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итүе хакында хәбәр итте. Әмма шәһәр хакимияте яңа тарифлар кертүне әлегә кичектереп торды.
 
Фото: chelny.su

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/12/173302/

Комментарийлар