Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы язучылары “йорты”лы булачак

Чаллы язучылар оешмасының бүгенге көндә иҗат әһелләре җыелып сөйләшер өчен дә бүлмәсе юк. Совет заманында бирелгән бүлмәне моннан 10-15 ел элек алдылар. Язучыларның җыелу урыны булып шәһәр китапханәсе...

Чаллы язучылар оешмасының бүгенге көндә иҗат әһелләре җыелып сөйләшер өчен дә бүлмәсе юк.
g5droclkb2g
Совет заманында бирелгән бүлмәне моннан 10-15 ел элек алдылар. Язучыларның җыелу урыны булып шәһәр китапханәсе яки Чаллы Татар дәүләт драма театры биналары булды. Хәзер язучылар урамда калдылар, дисәк тә ялгыш булмас. Оешманың җитәкчесе Факил Сафин иҗатташларын “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясендә үз бүлмәсендә кабул итә.
Узган атнада ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән очрашып сөйләште. Хаким тиздән язучылар оешмасына бүлмә биреләчәге турында әйткән. Шулай ук ул җиһазлар һәм компьютер белән дә тәэмин итәрбез, дигән вәгъдә биргән. Данил Салихов сүзләренә караганда, Чаллы язучылары иҗатына шәһәр хакимияте зур игътибар бирәчәк һәм ярдәм кулын сузачак, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Комментарийлар