Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнә

Чаллыда 2018 елда үтәсе футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларны лаеклы каршы алырга әзерләнәләр. Халыкара ”Бигеш” аэропорты спортчылар һәм җанатарлар, туристларны алып килгән чит ил очкычла...

Чаллыда 2018 елда үтәсе футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларны лаеклы каршы алырга әзерләнәләр.
g11
Халыкара ”Бигеш” аэропорты спортчылар һәм җанатарлар, туристларны алып килгән чит ил очкычларын кабул итәчәк. Шулай ук Татарстанның икенче зур һәм күркәм шәһәре булган Чаллыны күрергә дә чемпионат көннәрендә кунаклар күп киләчәк, дип көтелә. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза.
Шул уңайдан шәһәр төзелешен планлаштыру советында Чаллының күп урыннарында үзгәртеп корулар, төзекләндерү эшләрен башларга кирәклеге ачыкланды. Шәһәр хакимияте каршындагы “Азатлык” мәйданы үзгәртеләчәк, аның проектын Мәскәүнең яшь архитекторлары эшләячәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерүенчә, шулай ук автокаланың Тукай һәм Табеев исемендәге яр буйларын төзекләндерергә, матурларга, уңайлыклар тудырырга кирәклеге планда тора. Шулай ук Шишкин бульвары яңартыла. Бу эштә Чаллы архитекторлары да актив катнашырга теләк белдерделәр.

Комментарийлар