Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Башкарма комитетының берничә идарәсендә яңа җитәкче билгеләнде

Чаллыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның берьюлы берничә идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр.«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак идарәсен Айрат Г...

Чаллыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның берьюлы берничә идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак идарәсен Айрат Ганиев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул шушы ук структурада бүлек җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкарган.
Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы итеп элек 41нче номерлы мәктәп директоры вазифасын башкарган Рөстәм Хуҗин билгеләнде. Хуҗин җитәкләгән белем бирү учреждениесен автокалада мегамәктәп дип атыйлар. Мәктәп 2017 елда төзелгән һәм яңа проект карары белән дә, заманча техник җиһазлар белән дә аерылып тора.
«Быел сезнең идарә алдында глобаль бурычлар тора, шул исәптән алты яңа балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзү буенча да. Эш җитди, әмма мин сезнең башкарып чыга алуыгызга ышанам», — диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе итеп моңа кадәр Чаллы Тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры булып эшләгән Румил Кәрамиев билгеләнде.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187440/

Комментарийлар