Логотип «Мәйдан» журналы

Бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике телдә булырга тиеш - Шәйхразиев

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген искәртте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы т...

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген искәртте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында әйтте.
Бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике телдә булырга тиеш - Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев учреждениеләрдә телләр турында закон бозылу проблемасына игътибарны юнәлтте. “Бу борчулы мәсьәлә. Хастаханәне дә, спорт сараен да бюджет акчасына төзегәннәр, ә элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген онытканнар. Парк-скверларда да күзәтелә бу әйбер”, - диде.
Васил Шәйхразиев һәр урында телләр турында закон үтәлеше ягыннан казанышлар булганын, ләкин әле республикада закон тулы күләмдә үтәлмәгәнен әйтте. Ул закон үтәлеше буенча министрларның беренче урынбасарлары, район һәм шәһәр башлыклары урынбасарлары яки башкарма комитет җитәкчеләре җаваплы булганын билгеләп узды.
Премьер-министр урынбасары башкарма хакимият органнары сайтларында хәбәрләрне тулаем ике дәүләт телендә бирү буенча 100 процент дәрәҗәгә ирешелгәнен әйтте.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров закон үтәлмәгән өчен администрацияләрдән таләп итү кирәклеген ассызыклады.
“Бауман урамында татар телендә элмә такталар - 10 процент кына. Мин аңламыйм, ник без һаман гел шушы сораулар турында сөйләшергә тиешбез. Администрациядән сорый, таләп итә башларга тиешбез. Эш әйбәт бара дип, үзебезне тынычландырабыз, чынлыкта исә бик акрын”, - диде.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182552/

Комментарийлар