Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Татарстанда уку елы май азагында тәмамланачак

Татарстанда уку елы гадәттәгечә май азагында тәмамланачак, аннан укучыларны имтиханнар көтә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча опера...



Татарстанда уку елы гадәттәгечә май азагында тәмамланачак, аннан укучыларны имтиханнар көтә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.



uku


«Уку елы 25-30 майда тәмамланачак. 8 июньдә 11 сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә башлаячак», — диде ул.




9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары ничек үткәреләчәге әлегә билгесез. «РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча әлегә андый карар юк. Шуңа күрә имтиханнар регламенты өстәмә җиткереләчәк», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева.




«Әгәр санитар-эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан 9-11 сыйныф укучылары белән очрашулар да ниятләнә», — диде.




Вице-премьер аз комплектлы мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да балаларның хәленә бик дикъкат белән карарга, авыру билгеләре булса, өйләренә кайтарырга кушты.


 
Фото: Илнар Төхбәтов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар