Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган. Татарстан Республ...


Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.


0111


  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.



 
Фото: Салават Камалетдинов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар