Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь Рәниф Шәрипов туган көне

Бүген шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты Раниф Шарипов туган көне....

Бүген шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты Раниф Шарипов туган көне.


Каләмдәшебезне шушы күркәм бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Иминлек, озын гомер, күңел көрлеге, сүрелмәс иҗат дәрте телибез??Без ишектә торабыз
Без төрлебез төрле заманнан бит,
Ерагая һаман арабыз.
Барысын да күрдек,
Барысын да үттек,
Без ишектән чыгып барабыз.
Күпне белгән кебек,
Өстән генә көлеп,
Аңламыйча карап торасыз.
Шырпы гына сызып,
Янып-пешеп, кызып,
Учак дөрләп китми чырасыз.
Барысын да тышка чыгармыйбыз,
Күзгә күренмидер ярабыз.
Әле хушлашмыйча,
Бер дә зарланмыйча,
Без ишектән чыгып барабыз.
Теләмәдек түгел, ләкин,
Сөйләмәдек,
Без тупсада басып торабыз.
Дөнья бозык бүген,
Сезгә кызык түгел,
Беләсегез килсә, сорагыз.
Ишек ачык инде,
Бер җылыда,
Бер салкында
Басып торабыз.
Шырпысы да сына,
Очкыны да сүнә,
Тик, кабынмый бүген чырабыз.
Беләсегез килсә,
Күңел күзе белән,
Китапларны ачып карагыз.
Барысын да белеп,
Өстән генә көлеп,
Без ишектән чыгып барабыз.
Рәниф ШӘРИПОВ

Комментарийлар