Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Мин-татар, чөнки…» конкурсы тәмамланды

Бөтендөнья татар конгрессы үзенең инстаграм битендә «Мин-татар, чөнки…» конкурсын уздырды. Ул Бөтенроссия халык санын алу чарасы кысаларында уздырылды. Бәйгегә старт 2021 елның 15 октябрендә бирелде һ...

Бөтендөнья татар конгрессы үзенең инстаграм битендә «Мин-татар, чөнки…» конкурсын уздырды. Ул Бөтенроссия халык санын алу чарасы кысаларында уздырылды. Бәйгегә старт 2021 елның 15 октябрендә бирелде һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
«Мин-татар, чөнки…» конкурсында 148 кеше катнашты. Алар арасында Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Һәркем инстаграмга урнаштырылган видеоязмада үзенең татар булуын кылган гамәлләрен мисалга китереп дәлилли, шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Конкурсның иң яхшы 10 видеоязма авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 25 нче ноябрьдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасын уздыру вакыты һәм урыны аерым хәбәр ителәчәк.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/17-11-2021/b-tend-nya-tatar-kongressy-uzdyrgan-min-tatar-ch-nki-konkursy-t-mamlandy-5843315

Комментарийлар