Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья роботлар олимпиадасында Россия җыелма командасы ике “алтын” яулады

Һиндстан башкаласында бөтендөнья роботлар олимпиадасы узды. Быелгы роботлар олимпиадасы калдыкларга каршы көрәшкә багышланган. Олимпиадада катнашучылар җирне чүп-чардан чистарту турындагы проектлар эш...

Һиндстан башкаласында бөтендөнья роботлар олимпиадасы узды.
Быелгы роботлар олимпиадасы калдыкларга каршы көрәшкә багышланган. Олимпиадада катнашучылар җирне чүп-чардан чистарту турындагы проектлар эшләгән.
Әлеге олимпиада үзенә 54 илдән 2000 нән артык катнашучыны җыйды. Анда 92 россияле катнашты. Өч көн барган ярышларда Россия җыелма командасы ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулады.
wro3-jpg-600x444_q95
Алтын медальләрне урта яшьтәгеләр төркемендә катнашкан “Төп” категориядә Мурманскидан «Технопарк МПЛ» һәм “Иҗади категория”дә Санкт-Петербургтан Ocean waste collector (OWC-2016) командалары алды. Зурлар төркемендә “Иҗади” категориядә көмеш медальгә Санкт-Петербургтан «Роботкул» командасы лаек булды. «Бронза» белән өченче урынга чыгып, «Роботлар футболында» проекты өчен Иннополистан Fixies командасы бүләкләнде. Бу команда вәкилләре Семен Сонаров һәм Роман Вертячих Чаллыдан. Быел алар Иннополис лицееның 10 нчы сыйныфына укырга керделәр. Моңа кадәр егетләр С.Д.Мартынов җитәкчелегендә Чаллы 5 нче Балалар техник иҗат үзәгендә дүрт ел робототехника серләренә төшенгәннәр.
Россия җыелма командасының барлык хөкемдарлары, аларның икесе Иннополистан, Коста-Рикадагы хөкемдарлар бригадасына халыкара робот техникасы олимпиадасына чакыру алды. Ул киләсе елда үтәчәк.

Комментарийлар