Логотип «Мәйдан» журналы

Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарып ташлаган

Кичә, 24 июнь көнне, Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарган һәм калайлар машиналар өстенә төшкән.Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат...

Кичә, 24 июнь көнне, Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарган һәм калайлар машиналар өстенә төшкән.
Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарып ташлаган
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөгелмәдә Ягъфәров урамындагы биш катлы торак йортның түбәсен көчле җил куптарган. Калай туктап торган «БМВ Х5» өстенә төшкән. Бу хәл турында хәбәр 16.18 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына килгән. Биредә беркем дә зыян күрмәгән.

Нурлатта чыккан көчле җил Совет урамындагы склад бинасының түбәсен куптарган. Калайлар унынчы модель «Лада» һәм «Деу Нексия» машиналары өстенә килеп төшкән. Купкан түбә 50 квадрат метр зурлыктагы профнастил булган.

«Биналарның түбәләрен ремонтлау эшләре зыянны бәяләгәннән һәм подрядчылар килгәннән соң, 25 июньдә башланачак», - дип өстәделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188670/

Комментарийлар