Бөгелмә кызы «Мисс Татарстан-2019» конкурсының вице-мисс титулына ия булды
«Беренче Татарстан Вице-миссы 2019» титулына Бөгелмә шәһәреннән Казан дәүләт медицина университеты студенты Миләүшә Галимова ия булды. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.«Мин топ-унлыкка эләгергә теләдем...
«Беренче Татарстан Вице-миссы 2019» титулына Бөгелмә шәһәреннән Казан дәүләт медицина университеты студенты Миләүшә Галимова ия булды.
Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.
«Мин топ-унлыкка эләгергә теләдем, чөнки узган ел катнашып, утыз кыз арасына гына кергән идем. Әлеге титулны алу минем өчен көтмәгәнрәк булды», - дип сөйләгән Миләүшә.
«Мисс Татарстан» титулын Казан кызы Ралина Арабова алды. Аңа 19 яшь, ул КДЭУда реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр факультетында укый. Аның планнарында - «Мисс Россия» конкурсында катнашу һәм илнең 50 гүзәле исемлегенә керү.

Комментарийлар