Логотип «Мәйдан» журналы

Бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кичектерелә

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.Моңа кадәр БДИ 8 июньнән соң була дип хәбәр ителгән иде. Х...



Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.



3341


Моңа кадәр БДИ 8 июньнән соң була дип хәбәр ителгән иде. Хәзер бу срок тагын да кичектерелә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.




«Мондый карарны сәламәтлек саклау органнары киңәше буенча кабул иттек. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне һәм укучылар белән педагогларның сәламәтлеген саклау кирәклеген исәпкә алып, имтихан кичектерелә», — дип аңлатканнар министрлыкта.




Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.


Комментарийлар