Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда яшь башкаручылар өчен «Алтын җырлар» дигән яңа проект башлана

Башкортстанда яшь һәм талантлы башкаручылар өчен оештырылган «Алтын җырлар» дигән яңа проект башлана. Оештыручылар туган телдә башкаручы җырчыларны бәйгегә чакыра. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр...

Башкортстанда яшь һәм талантлы башкаручылар өчен оештырылган «Алтын җырлар» дигән яңа проект башлана. Оештыручылар туган телдә башкаручы җырчыларны бәйгегә чакыра. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Проектта туган телләрендә җырлаучы 16 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге җырчылар катнаша ала. Ялгыз җырлаучыларга да, дуэт һәм төркемнәргә дә бәйгегә керү мөмкинлеге бар.
Бәйгенең приз фонды 1 миллион сумнан артып китә.Тамашаның барлык этаплары БСТ каналында трансляцияләнәчәк. Сайлап алу турлары 22-30 октябрьдә Уфа, Стәрлетамак, Туймазы һәм Сибай шәһәрләрендә узачак.
Проект Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/12/173300/

Комментарийлар