Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда "Тукай моңнары" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итәләр

Башкортстанда "Тукай моңнары-2019" шигырь укучылар бәйгесендә 1 апрельгә кадәр катнашырга мөмкин. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. "Тукай моңнары" конкурсы ике этапт...

Башкортстанда "Тукай моңнары-2019" шигырь укучылар бәйгесендә 1 апрельгә кадәр катнашырга мөмкин. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.


 "Тукай моңнары" конкурсы ике этаптан гыйбарәт. Конкурста Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.


Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, конкурста Габдулла Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен яисә башка шагыйрьләрнең Габдулла Тукайга багышланган әсәрләрен сөйләргә була.


Җиңүчеләр апрель азагында билгеләнәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182523/

Комментарийлар