Логотип «Мәйдан» журналы

Балаларыгызны саклагыз: яңа афәт баш күтәрә – снюс

Җәмгыятькә, безнең балаларга яңа афәт яный. Аның исеме – снюс. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.  – Снюс – күптән түгел барлыкка ккилд...

Җәмгыятькә, безнең балаларга яңа афәт яный. Аның исеме – снюс. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.  

– Снюс – күптән түгел барлыкка ккилде. Һәм аны тәмәке тартудан альтернатива дип тәкъдим итәләр, – диде «Республика наркология диспансеры» каршында эшләүче «Общее дело» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илья Трубин. – Аны бүген суыра торган конфет, мармелад, сагыз рәвешендә бөтен җирдән сатып алырга була. Хәтта азык-төлек кибетләреннән дә. Һәм аны 9-10 яшьлек бала да бернинди чикләүләрсез сатып ала ала. Әмма шушындый бер «конфет»та никотин 3 кап тәмәкедәге кадәр. Зыянын күз алдына китерү авыр түгел... Аның белән мәктәп укучыларының агуланган очраклары инде шактый теркәлде. Киров өлкәсендә хәтта үлем очрагы да булды. Казан шәһәренең 40 нчы гимназия директоры Людмила Яковлева бу хәтта социаль челтәрләрдә язып чыкты, полициягә мөрәҗәгать итте. «Балаларыгызга карата игътибарлырак булсагыз иде», – диде ул ата-аналарга.
Мин үзем шәхсән интернеттан снюс белән кызыксынучыларның саны ни дәрәҗәдә артуын махсус өйрәндем. Татарстан бу очракта, Чиләбедән кала,  икенче урында тора. Соңгы 3 елда бу сан 153 меңнән 1 миллион 200 меңгә кадәр күтәрелгән. (Соңгы мәгълүмат 2019 елның 1 ноябренә.) Уйландырырлык саннар...
«Бу афәттән хөкүмәт дәрәҗәсендә махсус карарлар кабул итеп кенә котылып булачак, – диде Илья Трубин. – Һәм иң беренче чиратта снюсны сатуны чикләргә кирәк. 18 яше тулмаганнарга аны сатуны тыю турында карар кабул ителергә тиеш. Без хәзер иҗтимагый палатага мөрәҗәгать әзерлибез».
 
Гөлнур Хәсәншина, "Сөембикә"

Комментарийлар