Логотип «Мәйдан» журналы

Аш содасының сәламәтлек өчен нинди файдасы бар?

Джорджия штатының медицина колледжы белгечләре аш содасы организмга уңай тәэсир итә, дип аңлата. Ул талакка йөкләнешне киметергә булыша икән.Сода М1 макрофаглары барлыкка килү процессын акрынайта. Орг...

Джорджия штатының медицина колледжы белгечләре аш содасы организмга уңай тәэсир итә, дип аңлата. Ул талакка йөкләнешне киметергә булыша икән.

Сода М1 макрофаглары барлыкка килү процессын акрынайта. Организмда ялкынсыну реакцияләренең провокаторлары булган иммун күзәнәкләр шулай дип атала.
Сода шулай ук ашказаны кислотасын җитәрлек күләмдә эшләп чыгаруга ярдәм итә.
Моннан тыш, сода бөерләргә йогынты ясый. Әлеге продукт йөрәк-кан тамырлары авыруларының ихтималын киметә.
Экспертлар мондый нәтиҗәләргә тикшеренүләрдән соң килгән.
Сода белән файдалы киңәшләр:
* Коры ютәл борчыганда 1 стакан җылы сөткә 1 чәй калагы аш содасы салып болгаталар һәм акрынлап эчәләр.
* Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.
* 0,5 чәй калагы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.
* 0,5 чәй калагы сода белән 1 чәй калагы тозны 1 литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен 1әр аш кашыгы эчәләр.
* Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.
* Урт ялкынсынганда да авызны содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.
* Ашказаны эшчәнлеге бозылганда 1 стакан сөткә 2 чеметем сода салып эчәргә була.
* Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне дә үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы соданы аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарарлаган урыннарга сөртәләр.
 
«Кызыл таң» сайтыннан

Комментарийлар