Логотип «Мәйдан» журналы

Анкарада Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

Россия, Төркия һәм Кыргызстан Чыңгыз Айтматовны бергәләп искә ала, диде Россиянең Төркиядәге илчесе Алексей Ерхов Анкарада узган «Чыңгыз Айтматов һәм дөнья мәдәни мирасы» дигән түгәрәк өстәлдә. Бу хак...

Россия, Төркия һәм Кыргызстан Чыңгыз Айтматовны бергәләп искә ала, диде Россиянең Төркиядәге илчесе Алексей Ерхов Анкарада узган «Чыңгыз Айтматов һәм дөнья мәдәни мирасы» дигән түгәрәк өстәлдә.
Анкарада Чыңгыз Айтматовны искә алдыларБу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
«Айтматовны искә алганда, без XX гасырдагы проблемалар хакында сөйлибез. Шул ук вакытта, киләчәккә дә күз ташлыйбыз. Үткәндәге иң яхшы үрнәкләр һәм персонажларны өйрәнеп, киләчәк турында караш формалаштырабыз. Без Айтматовны бергәләп искә алабыз», - диде Ерхов.
Үз чиратында, ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов кыргыз язучысы белән якыннан таныш булуы хакында хәбәр итте. «Бүгенге көндә бөтен кешелек Айтматовның дөньяга карашына таянып эш итәргә тиеш», - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/31/179906/

Комментарийлар