Логотип «Мәйдан» журналы

"Алма белән саклагыз": Бәрәңге сатып алучыларга тугыз киңәш

Кышка саклау өчен бәрәңгене ярминкәдә алырга уйласагыз, игътибарлы булыгыз. "Челнинские известия" сайты бәрәңге сатып алучыларга киңәшләр бирде. Соң өлгерә торган сортларны сайлагыз - алар яхшырак сак...

Кышка саклау өчен бәрәңгене ярминкәдә алырга уйласагыз, игътибарлы булыгыз. "Челнинские известия" сайты бәрәңге сатып алучыларга киңәшләр бирде. 

Соң өлгерә торган сортларны сайлагыз - алар яхшырак саклана.
Бәрәңгенең сарырагын сайлау хәерле. Ул алсу төсле бәрәңгегә караганда яхшырак саклана. Ак бәрәңгенең кабыгы ачык төстә була.
Бәрәңге чиста һәм коры булсын. Балчыклы бәрәңге алмагыз. Әгәр ул юеш һәм туфраклы булса, начар сакланачак.
Бүлбеләр яшелләнгән булмасын.
Башта бераз алып, пешереп карагыз. Тәмле булса, күбрәк итеп алырсыз.
Бәрәңгене ярып карагыз. Эчендә черегән урыннар, кара таплар булмасын.
Бәрәңгене иснәп карагыз. Черек исе килмәсен.
Бәрәңгене тартмаларга салып саклагыз. Идәннән 15-20 см биеклектәге аскуймага урнаштырыгыз. Стена буена куймагыз. Урын җилләтелә торган булсын.
Бәрәңге арасына 2-3 алма салыгыз. Алма салсаң, бәрәңге үрмәс.
Фото: https://pixabay.com/

https://intertat.tatar/copayjavap/alma-bel-n-saklagyz-b-r-ge-satyp-aluchylarga-tugyz-ki-sh/

Комментарийлар