Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды

Кичә, 4 июльдә, Актаныш дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстанның З.Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләто...

Кичә, 4 июльдә, Актаныш дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстанның З.Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды
Очрашуның максаты: ике нәшрият арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне яңарту иде.
Актаныш районы хакимият бинасында оештырылган очрашуда чиктәш республика кунакларын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. Ул нәшрият җитәкчеләренә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның сәламнәрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Эшлекле очрашу кысаларында ике яклы килешү имзаланып, Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты.
Фото: Лилия Бәхтиева

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189292/

Комментарийлар