Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат һәм Радик Шәймиевләр АКШның кара исемлегенә керде

Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Татарстандагы «ТАИФ» компаниясе акционерлары, АКШның кара исемлегенә керде. Фото: old.sntat.ruИсемлектә «Газпром» һәм «Роснефть» җитәкчеләре Алексей Миллер белән Игорь Сечи...

Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Татарстандагы «ТАИФ» компаниясе акционерлары, АКШның кара исемлегенә керде.
660x660 Фото: old.sntat.ru
Исемлектә «Газпром» һәм «Роснефть» җитәкчеләре Алексей Миллер белән Игорь Сечин да бар. Биредә барлыгы 114 түрә һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре тәкъдим ителгән.
Исемлеккә шулай ук 96 эшкуар кертелгән. Алар арасында Алишер Усманов, Роман Абрамович, Сөләйман Кәримов, Евгений Касперский, Петр Авен һәм Владимир Потанин бар.
Америка Финанс министрлыгында искәртүләренчә, исемлеккә эләгү нинди дә булса чикләүләр кертүне күздә тотмый.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар