Логотип «Мәйдан» журналы

Айга карап утыртсаң, уңышны мул алырсың...

Орлыкны уңышлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк.Тәҗрибәле бакчачылар орлык утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да мо...

Орлыкны уңышлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк.
rassada
Тәҗрибәле бакчачылар орлык утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.
Мәсәлән, Ай туган һәм тулган көннәрдә чәчү, күчереп утырту эшләрен бөтенләй башкарырга ярамый. Ә менә үсеп килүче Ай көннәрендә чәчкән орлыклар тиз шытып чыга, алар яхшы үсентеләр һәм мул уңыш та бирә.
Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Ул Кысла, Үгезбозау, Чаян, Балык йолдызлыкларында булганда — утырту өчен уңышлы көннәр.
Кыз, Укчы, Бизмән, Кәҗәмөгез — нейтраль билгеләр. Ай бу билгеләрдә булганда чәчәргә дә, күчереп утыртырга да мөмкин, тик уңыш уртача булачак.
Ә менә Игезәкләр, Сукояр, Арыслан, Кучкар — уңышсыз билгеләр. Бу көннәрдә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми. Чүпкә каршы көрәшүнең исә яхшы нәтиҗәсе булачак.
 
Фото: Rastenijainfo.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар