Логотип «Мәйдан» журналы

Агачларны корткычлардан эшкәртергә вакыт

Мондый эшләрне соңга калмый башкарырга кирәк.— Бакчаны корткычлардан саклауның тагын бер яхшы ысулы — тиешле дару белән эшкәртү, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече Лилия Нур...

Мондый эшләрне соңга калмый башкарырга кирәк.
agachlar
— Бакчаны корткычлардан саклауның тагын бер яхшы ысулы — тиешле дару белән эшкәртү, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече Лилия Нуретдинова. — Моны дүрт этапта эшләргә кирәк. Беренчесенә вакыт җитте. Бөреләр бүрткәч тә эшне башларга кирәк.
Икенче этап — яфраклар ачылгач. Чөнки нәкъ яшелләнеп чыккан яфраклар корткычлар өчен иң тәмле азык.
Өченче этап – куаклар һәм агачлар чәчәк атар алдыннан. Тик чәчәк атты икән, дару белән эшкәртергә ярамый. Агуы җимешнең уртасында торып калачак.
Дүртенче этап — чәчәк атҡаннан соң эшләнә. Алма агачының җимешләре баш бармак тырнагы кадәр, карлыган һәм крыжовник борчак кадәр булгач, дару сибегез.
Агачларны һәм куакларны тулысынча эшкәртергә кирәк. Очыннан алып, кәүсәсенең төбенә тиклем! Бер зур агачка 5- 6 литр, куакка 1-1,5 литр дару сарыф ителә. Препаратларга килгәндә исә корткычларның күпчелегенә каршы көрәшкәнен алырга кирәк. Агу булачак уңышка начар тәэсир итә дип курыкмагыз, аларның үсентеләрне саклау вакыты чикләнгән.
 
Фото: avatars.mds.

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар