Логотип «Мәйдан» журналы

2018 ел ТЮРКСОЙ карары белән «Чыңгыз Айтматов елы» дип игълан ителде

2018 ел ТЮРКСОЙ карары белән «Чыңгыз Айтматов елы» дип игълан ителгән иде.  Аның тууына (12. 12. 1928 — 10. 06. 2008) декабрь аенда 90 ел тула. Бу уңай белән күп төрле чаралар уздыру каралган. Шу...

2018 ел ТЮРКСОЙ карары белән «Чыңгыз Айтматов елы» дип игълан ителгән иде.
 
Аның тууына (12. 12. 1928 — 10. 06. 2008) декабрь аенда 90 ел тула. Бу уңай белән күп төрле чаралар уздыру каралган. Шундыйларның берсе март ахырында Истанбулда үткәрелде. Кыргыз-татар гаиләсендә туып, тәрбияләнеп үскән әдипнең мирасын мәдәниятара багланышлар кысасында тикшерүгә багышланган халыкара бу чарада Төркия, Рәcәй, Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан һәм кайбер башка илләрнең галимнәре, әдипләре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән, Татарстан президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Рәзил Вәлиев, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, Кукмара төбәк музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина да катнаштылар. Аларның доклад-чыгышлары семинарда тупланган халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну белән тыңланды.
Хатыйп Йосыпов.

Комментарийлар