Логотип «Мәйдан» журналы

2 апрель - күренекле шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең туган көне

Бүген күренекле шагыйрь, журналист Ләис Зөлкарнәйнең (Ләис Мәүлит улы Харрасов) туган көне.Ләис Зөлкарнәй – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон һәм баш...

Бүген күренекле шагыйрь, журналист Ләис Зөлкарнәйнең (Ләис Мәүлит улы Харрасов) туган көне.
Ләис Зөлкарнәй – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон һәм башка күренекеле әдипләр белән бергә әдәбият мәйданына чыккан иҗатчыларның берсе.


Гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге, иҗат уңышлары телибез!


 
Шомырт салкыннары
Сүнде мәллә язның учаклары.


Җанның учаклары юк чаклары.
Мине җилләр кысып кочаклады —
Җилдә — шомырт салкыннары.
Учаклары җанның юк чаклары.
Сүнде мәллә сөю учаклары.
Хушлашканда сине кочакладым —
Синдә — шомырт салкыннары.
Кая китте синең ут чакларың,
Мине утка салган учакларың?
Нинди җилләр сине кочаклады? —
Синдә — шомырт салкыннары.
Шомырт чәчәкләре кебек ак син.
Шомырт чәчәкләре кебек пакь син.
Шундый якын миңа, шундый ят син.
Синдә — шомырт салкыннары.

 
ИШЕК ТӨБЕНДӘ ӘЙТЕЛГӘН СҮЗ
Исәнме, исәнме, иркәм!
Мин килеп җиттем менә.
Дию урлап киткән сине
Шәһәр дигән иленә.
Эзләп килдем. Кырыс агай
Өеңә өйрәтте юл:
– Вино кибетен уз, энем,
Ресторан янында ул...
Килә-килә сорадым мин
Сумка тоткан ханымнан:
– Маникюр залын уз, егет,
Эзлә базар яныннан...
Бераз килгәч эндәштем мин
Сөрмә күзле бер кызга:
– Чәчәк кибетен табыгыз,
Шушында йортыгыз да...
Рәхмәт кызга, эзләп таптым.
Әкият кебек менә.
Әкияттәге егет кебек,
Коткарырга килдем сине...
Ә син... көләсең генә...
 
ТАМЫРСЫЗЛАР
– Тамырсыз алар ничек яши икән?..
–  Алар ничек яши икән...
Тамырсыз?!
Бер-берсенә имәнгеч сорау биргән
Имәннәрне
Шаулавыннан
Танырсыз...
Саргайтмады салкын җил сарылганын
Сабырсыз
Шомлавыннан
Танырсыз...
– Тамырсыз алар... Ничек яши икән?.
– Алар ничек яши икән...
Тамырсыз?!
Агачлар бер-берсеннән сорый төнлә,
Сорый,
Бер-берсенә
Шом салып...
Бу сорауга әгәр җавап эзли калсаң,
Җаның куяр шомланып...
Җаның куяр шомланып...
 
БОРЫЛА ДА КАРЫЙ
Кара көздә,
Арагызда
Бардыр аклык тансыклаган;
Көтмәгәндә, төн эчендә
Сырлан-сырлан
зыкы сарган –
Зыкылаган карамалар!
Аклык тансыклаган карамалар...
Ыкның кара сулы көзгесенә
карамыйлар,
Тарамыйлар сырлан-сырлан
зыкы сарган
толымнарын,
Көнозын тарамыйлар...
Җилләр дә юк! –
Зыкы сарган толымнарны
Кызыгып тарамыйлар...
Җәйләр буе
Су кызының
Озын чәчен тарый-тарый,
Тараклары да юкарган! –
Ярамыйлар!
Караманың толымнарын
Сырлан-сырлан зыкы сарган, –
Зыкылаган!
Аклык тансыклаган карамалар
Карасу Ык көзгесенә
көнозын
карамыйлар...
Карамалар, карамалар!..
Шау чәчәктә
килеш корган
Алмагачлар бакчасына
Борыла да карый алар...
Шау чәчәкне
килештергән
Алмагачлар бакчасына
Борыла да карый,
Борыла да карый
Карамалар.
 
ТУЗГАН КҮЛӘГӘМӘ ЕГЫЛГАНДА
Иртәнге сүз кичкә һич ярамый... –
Бакый бер сүз эзлим мин – шашкан.
Кешеләрдән эзлим,
ә кешеләр
Фанилыкка кереп адашкан.
Заманыннан эзлим,
ә заманы
Мордар киткән –
канлы чигәсе...
Бакый бер сүз кирәк!
Аннан башка
Гомер ни йөз белән чикләнсен?
Тузган күләгәмә егылганда,
Эзләүләрдән арып, сулыгып,
Тыны кысылган рух бәргәләнер,
Бакый бер сүз сорап, –
Соңгы сулулык...
 

Комментарийлар