Логотип «Мәйдан» журналы

15 яшьлек үсмернең кар астында үлүеннән соң тикшерү комитеты эшен башлады

Татарстанда Чистай районы Данауровка авылында 15 яшьлек үсмер һәлак булу сәбәпле, тикшерү эшләре башланып киткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкә...

Татарстанда Чистай районы Данауровка авылында 15 яшьлек үсмер һәлак булу сәбәпле, тикшерү эшләре башланып киткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
0797 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Кичә ир бала мәктәпкә бармаган. Ул көндез дуслары белән авыл кырыенда уйнап йөргән. Алар таудан шумакчы булган. Малай, аягы таеп китеп, чокырга егылган, аның өстенә кар ишелгән. Малайлар аңа ярдәмгә ташланган. Аны бары 10 минуттан гына казып чыгара алганнар. Ярдәм күрсәтелсә дә, аның гомерен саклап кала алмаганнар.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тикшерүгә кадәр булган хәлләрне ачыклый.
Тикшерүчеләр ачыклагач, процессуаль карар чыгарылачак.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар