Логотип «Мәйдан» журналы

14 нче февраль – Гашыйклар көне

14 нче февраль – Гашыйклар көне дип ду килеп йөрүчеләр бар. Яшьләр һәм хәтта балалар арасында да киң таралган хорафат бу.  Зыялылар, дин белгечләре (сүз провославный һәм ислам динендәге белгечләр туры...

14 нче февраль – Гашыйклар көне дип ду килеп йөрүчеләр бар. Яшьләр һәм хәтта балалар арасында да киң таралган хорафат бу.  Зыялылар, дин белгечләре (сүз провославный һәм ислам динендәге белгечләр турында бара) бу безнең илдәге күпчелек халыкларга читтән кертелгән, яшь буынның аңын саташтыручы бер нәрсә дип, аңлату эшләре алып баралар. Тыелган җимеш татлы була ди, яшьләр арасында бу көнгә игътибар кимеде дип әйтеп булмый. Хәзер аны Изге Валентин көне дип түгел, Гашыйклар көне дип әйтү киң таралыш алды.  Бу бәйрәмне татарчага «авыштырып» каручылар булды, имеш, ул – Изге Вәли көне икән.
Болай караганда бер зыяны да юк кебек. Бер-берсен яраткан кешеләр гыйшыкларын белдереп, бер-берсен сөендерер өчен бүләкләр әзерлиләр. Бер-береңә куаныч өләшүдән дә игелекле эш юк сыман бит.
Шулай да ашыкмыйк, гади генә «бәйрәм» түгел икән бу.  Әлеге көн турында төрле мәгълүматларга тап булдык. Бу бәйрәм күбрәк Ауропа илләренә хас булганга күрә, мөселман дәүләте буларак танылган Төркиядә шактый киң билгеләнеп үтүе  бераз сәеррәк кебек тоелды. Хәер, нигә гаҗәпләнергә: Гашыйклар көне нәкъ менә бүгенге Төркия дәүләте урнашкан туфракларда, Борынгы Рим империясендә барлыкка килгән икән бит.Күрәсең, ул ниндидер гадәт-йола буларак кешеләрнең күңеленә тирән кереп урнашкандыр. Чир китә, гадәт китми диләр...
Гашыйклар көнен шәһәребездә яшәүчеләр билгеләп үтәме, юкмы икәнен безнең редакция дә белешергә булды:
Илназ, 21 яшь: «Үзеңнең сөйгәнеңә яратуыңны белдерү өчен бик тә уңайлы көн инде бу. Кем ни сөйли, аңа карап тормыйм, сөйгәнемә чәчәкләр бүләк итәм, ресторанга чакырам. Мәхәббәт чын булсын, иң әһәмиятлесе шушы».
Данил, 47 яшь: «Безнең өчен гадәти көн инде ул. Яшь чакта сирәк булса да, бүләкләр бирешкән вакытларыбыз да булды. Аннары бу бәйрәмгә төрле карашлар барлыкка килде, гаилә корып яши башлагач, бу көнгә аерып карау да бетте».
Артем, 25 яшь: «Бу бәйрәмнең начарлыгын күрмим. Мәктәптән үк үземнең, дус күргән кызларга, “валентинка”лар ясап бүләк итә идек. Аннары аларны сатып алу модага керде. Минем үземә дә кызлардан шундый сюрпризлар килә иде. Кызык бит! Дуслыкны, мәхәббәтне аңлаткан хатларның нинди зыяны булсын? Без сөйгән ярым белән бу көнне көтеп алабыз, билгеләп үтәбез, сер итеп кенә әйтәм – безнең танышкан көн бу!»
Ралина, 24 яшь: «Бичара егетләр бу көнне бүләк эзләп мәш киләлер инде. Шуны күзәтеп торуы кызык. Үзем сувенирлар кибетендә эшлим. Егетләр әйбер сайлый белмиләр, ярдәм итәргә туры килә».
Харис, 68 яшь: «Без яшь чакта мондый хикмәтле бәйрәмнәр юк иде. 23 февраль, 8 март бар иде. Кызлар егетләргә, егетләр кызларга шушы даталарга карап бүләкләр алып куя идек. Изге Вәли диюләре бигрәк сөмсезлек инде. Татарга, мөселманга ни катнашы бар аның. Белүемчә, аңа урыслар да каршы чыга. Әле интернетта укыдым, ул Валентин дигәннәрен телгә дә алышлы түгел икән. Безгә ят нәрсәләр чит илдән керә инде.Илне таратырга, халыкның имсанын какшату өчен эшләнә. Юк сүз белән баш катырып йөрмәгез, бәйрәм түгел бу, шайтан туе. Яшьләр арасында аңлату эшен ныклап алып барырга кирәк».
Ә сез, дуслар, бу көнне бәйрәм итәсезме?

Комментарийлар